Алдынгы карашлы мөселман яшьләре Форумына 50 гә якын социаль стартап кабул ителде
2024 елның 20-27 июлендә борынгы Болгар шәһәрендә узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында катнашу өчен социаль, мәгариф һәм мәдәни юнәлештәге 50 гә якын проект сайлап алынды. Стартаплар арасында интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек, инфраструктура, хәйриячелек белән бәйле, мөмкинлекләре чикле кешеләрне үсендерә торган, шулай ук өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар. Аларның барысы да Россия өммәтенең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен оештырыла. Гаризалар 2024 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.
Форумны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Форумда катнашырга 18-30 яшьлек егет һәм кызлар чакырыла. Катнашу өчен, аларга иң яхшы мөселман стартапларын сайлап алу турын узарга кирәк булачак. Мөселман яшьләре җыенына дөньяның төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә.
Бүгенге көндә Форумга сайлап алу этабын узган 82 кеше чакырылды. Алар – Дубай, Истанбул, Мәскәү, Түбән Новгород, Кемерово һәм Оренбург өлкәләреннән, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Башкортостан һәм Татарстан Республикаларыннан.
2022 елда Форум тәҗрибә максатыннан концепциясен яңартты һәм хәзер яшьләрнең Россия өммәтендә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән идеяләре һәм социаль проектлары генераторы форматында эшли. Моның өчен оештыручылар мөселман яшьләренең иң яхшы стартапларына грантлар конкурсы игълан итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: иң яхшы проектлар грантка лаек булачак: Нәзарәт мөселман яшьләренең иң яхшы социаль проектларын финанслаячак.
Форумда катнашу өчен проект әзерләргә һәм алдан сайлап алу этабын үтәргә кирәк: бу идеяләр яки әзер проектлар булырга мөмкин. Алар белән грант алу бәйгеләрендә катнашырга була. Аннан проект авторларын ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүләчәкләр. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен аерым белем бирү программасы әзерләгән.
Быел Форум Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак һәм Исламда гаилә кыйммәтләре темасын үз эченә алачак. Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына дини гыйлемнәр буенча остаз итеп Каһирәдән педагогика фәннәре докторы, “Әл-Әзһәр” университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч Хәмдәллаһ әс-Сафти чакырылды.
Моннан тыш, Форумга яшьләрнең проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә карата үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылган белгечләр килә. Алар арасында КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурслар үзәге эксперты Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Сафина; теле-, радио алып баручысы, PR-белгеч Эльнара Миргаязова; «Росмолодежь. Гранты» эксперты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Цифрлы икътисад кафедрасы җитәкчесе Наталья Аппалонова бар.
Белгечләр мөселман яшьләре идеяләре белән ныклап танышачак, яшьләрне социаль проектларны эшләргә һәм аларны дөньяга чыгарырга өйрәтәчәк.
Форумда остазлар яшь мөселманнарны социаль стартапларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында оештырырга өйрәтәчәк, проектларны камилләштерәчәк һәм федераль грантлар бәйгеләрендә катнашырлык дәрәҗәгә җиткерәчәк. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак.
Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, кызыклы фәнни лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал, походлар һәм экскурсияләр каралган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: алдагы Форумнарда катнашучыларның проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Алар: иске татар телендә укырга өйрәтүче китап һәм медиаресурстан торган «Лисән: тел ачкычы»; чит ил блогерларын Татарстандагы һәм Башкортостандагы хәләл туризм белән таныштыру өчен оештырылган «EtnoTur» блогы; палаткалы «Горец» балаларны сәламәтләндерү лагере; «Понимающий подкаст для мусульманской молодежи»; «Пронаставник»; «41 чишмә» проектлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев