Алабугада Татарстанда беренче Махсус хәрби операция музее ачылачак
Республикада

Алабугада Татарстанда беренче Махсус хәрби операция музее ачылачак

Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.

Алабугада «Яшь Гвардия» нең җирле бүлеге тарафыннан «Вместе к Победе» хәрәкәте, «Буровик» ТОС 1, волонтерлар үзәге һәм «Кленовый» ТОС 14 белән берлектә Татарстанда беренче булган махсус хәрби операция музеен ачуга әзерлек бара. Ул махсус хәрби операциягә һәм анда һәлак булган герой-якташлар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган. Аларга аерым фотостенд багышлана.

Музейны ачу символик датага — 27 гыйнварга планлаштырылган. Ачылу көне Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград камалашын өзү датасына багышлана. Музейның җитәкчесе һәм экскурсоводы Роман Епанешников булачак. Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.

 

 

"Алабуга нуры"


Нет комментариев