Алар Яңа елга кадәр эшләячәк.
Кичә Алабугада чыршы сату нокталары эшли башлады. Урман гүзәлләрен кесә калынлыгына карап, зурлыгын бер метрдан ике метрга кадәр алырга була.
Чыршыларны сату урыннары:
- Әйләнеч шоссе, 7А,
- Нефтьчеләр пр., 52а,
- Мәрҗани ур., 30А,
- Мәрҗани ур., 34,
- 6нчы микрорайон базары.
Быел нарат агачларының бәясе бер метры өчен 300 сумнан башланса, чыршының бер метры 500 сумнан башлана.
Чыршы базарлары Яңа елга кадәр эшләячәк.
Нет комментариев