Алабуга районы башлыгы ЗАГС бинасының эскизын тәкъдим итте
Республикада

Алабуга районы башлыгы ЗАГС бинасының эскизын тәкъдим итте

Якынча мәгълүматларга караганда, яңа бина «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында урнашачак.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында тәкъдим ителгән ЗАГС бинасының эскизын бастырды.

«Бу проект «Татнефть» архитекторлары тарафыннан башкарылган һәм Азнакай шәһәрендә предприятие акчасына төзелгән. Проект ошаса, лайк куегыз», — диелә язмада.

Элегрәк Алабугада яңа ЗАГС төзү планнары турында хәбәр ителгән иде. Якынча мәгълүматларга караганда, яңа бина актив үсеп килүче 4 нче микрорайонда урнашкан «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында урнашачак. Хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла.

 

 

«Алабуга нуры»


Нет комментариев