Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Аксубай рәссамының эшләрен Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Чечняда тәкъдир иттеләр

Чечен республикасында узган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре уңышында Аксубайдан Әлфия Нурхәммәтованың да өлеше бар.

Татарстанның Мәдәният көннәре кысаларында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителде. Безнең төбәк өчен генә үзенчәлекле булган, татар дөньясына ХIХ гасырда килеп кергән “колаклы чигү” ( ушковая вышивка) техникасы белән эшләнгән экспозицияләр аерым урын алды. Татарстанда әлеге техниканы ТР Рәссамнары берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтова яңарта. Биредә әлеге техника белән эшләнгән калфаклар, изүләр, панно тәкъдим ителде. Тамашачылар Аксубай рәссамының авторлык эшләренә чын-чынлап сокландылар.

Әлфия Нурхәммәтова Мәдәният көннәре кысаларында узган «Онытылган һөнәрләрне яңадан торгызу» түгәрәк өстәле эшендә катнашты, җирле кул эшләре осталары өчен осталык дәресе бирде.

– Чечняга сәяхәт иң якты тәэсирләр калдырды, – дип бүлеште рәссам. – Республика халкын безнең иҗади юнәлеш бик кызыксындырды, без киләчәктә хезмәттәшлеккә планнар куйдык.

 

Әлфия Нурхәммәтованың шәхси архивыннан.

"Авыл таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев