Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әкият» курчак театрының башкарма директоры: Тамашачыбыз төрле, һәрберсенең үз матди хәле

Татарстан театрларында билет бәяләре күпме тора, һәм алга таба ни көтелә?

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев билет бәяләрен арттыруга карата үз фикерен белдерде.

Балалар театры буларак, бездә һәрбер тамашачыга, яшенә карамастан, билет сатып алына. Билет бәясен театр үзе билгели. Бүгенге көндә театрда балалар спектакльләре дә, зурлар өчен уйнала торган спектакльләр дә бәя ягыннан берничә категориягә бүленә. Бәясен билгеләгәндә спектакльнең күпме вакыт барганы да исәпкә алына. Әлбәттә, яңа чыккан спектакльләргә бәяләр бераз югарырак. Билгеле бер спектакльгә генә сатылсын дип, бәясен төшереп куюны дөрес дип санамыйбыз, тамашачы кайсын карыйсын үзе сайлый, бу спектальгә 100 сумга бәясе арзан икән дип кенә күбесе фикерләрен үзгәртмәс.

Тамашачыбыз бик төрле, һәрберсенең үз матди хәле. Кемгәдер билетның бәясе әһәмиятле, кемдер бик игътибар итеп тормый. Беренче чиратта безнең максатыбыз – спектакльләребезне күбрәк тамашачыга күрсәтү, шуңа күрә бүгенге көндә тамашачыларыбызның матди хәленә карамастан спектакльләребезгә билет алырга мөмкинлек бар, ди ул.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев