«Ак калфак — 2022» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды
Республикада

«Ак калфак — 2022» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Фикердәшләр җыелган җирдә» чарасында «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады, дип яза БТК матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Ак калфак — 2022» укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе — Чаллы кызы Алия Нуриева.

I урынга исә Зыятдинова Әминә лаек булды. II урынны Энҗе Латыпова һәм Сөмбел Хәбибуллина бүлештеләр, III урында — Алинә Шәйхетдинова.

Җиңүчеләргә татар хатын-кызларының милли баш киеме — калфак бүләк ителде. 

 

«Татар-информ» 


Нет комментариев