Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Җәйгә Казанда өч миллион чәчәк утыртылачак

Бүген «Горводзеленхоз» теплицаларын шәһәр Мэры Илсур Метшин карап кайтты.

 

Быел Казан урамнарында 3 млн чәчәк утыртылачак. Шулардан 1,5 миллион үсентене (ә бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк) «Горводзеленхоз» МУП утыртачак. Моннан тыш, аның хезмәткәрләре шәһәр урамнарында 2 меңнән артык чәчәк кашпосы урнаштырачак. Бүген предприятие теплицаларын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.

 

«Яңа җәйге сезон алдыннан без традицион рәвештә шәһәрнең чәчәкләр белән бизәлешенә аерым игътибар бирәбез. Бу ел да искәрмә түгел. «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре көче белән генә дә 1,5 млн чәчәк утыртылачак, 50 күләмле чәчәк фигурасы һәм 2 мең кашпо куела, алар белән башкала халкы һәм кунаклары өчен урамнарны бизәячәкләр», – диде шәһәр башлыгы һәм башка компанияләрдән чәчәк үсентеләре утыртуны исәпкә алып, шәһәрне 3 млн чәчәк белән бизәү планлаштырыла, дип өстәде.

Трест идарәчесе Роза Җәббарова «Горводзеленхоз» теплицаларында чәчүлекләрне гыйнварда үстерә башлаганнарын сөйләде: башта орлыкларны махсус тартмаларга чәчкәннәр, аннан соң чәчүлекләрне кассеталарга күчергәннәр. Апрель аенда үсентеләрне теплицага алып чыгалар, аннан аларны шәһәргә утыртырга җибәрәләр. Моны май ахырында эшли башлаячаклар, әмма Казанның истәлекле урыннарында утырту эшләре Җиңү көне алдыннан иртәрәк башланачак. Мәсәлән, 4-5 нче майда чәчәкләр Җиңү, Урицкий һәм Петров паркларында пәйда булачак.

 

 

Утырту өчен нәзберек булмаган үсентеләр кулланыла, трест ассортиментында барлыгы 15 чәчәк сортлары бар. Аларның иң популярлары, яктылары һәм матурлары – тагетес (бәрхет чәчәкләр), аларны 120 мең данә утыртырга ниятлиләр, цинерария – 60 мең данә, сальвия – 60 мең данә һәм петуния – 50 мең данә утырту планлаштырыла. Шәһәрнең гомуми мәйданы 15 мең кв. метр булган 47 урамында 900 меңләп үсенте утыртылачак.

Шулай ук шәһәрнең 40 урамында 2047 чәчәк кашпосы ясалачак. Моның өчен трест хезмәткәрләре 31 мең ампель петуния үстергәннәр.

Быел шәһәрне яңадан зур чәчәк фигуралары бизәячәк, барлыгы 50 композиция әзерләячәкләр. Мәсәлән, «ФИФА дивары»на – 54 мең данә седум, «Бутсе»га - 14,5 мең данә цинерария, «Агач»ка 28 мең данә бегония һәм тагетес утыртылачак. Шулай ук трест хезмәткәрләре «Ак Барс Арена» стадионы янын – «Свисток», Совет районын – «Аисты», «Әкият» курчак театры каршын – «Алиса», «Чеширский кот» һәм «Белый кролик» фигуралары, елга портын «Мир в твоих руках» һ.б. белән бизәячәк.

Май аенда узачак «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum» форумы көннәрендә шәһәрне чәчәкләр белән бизәү өчен 10 меңнән артык ампель петуния утыртылган. «Быел Казанда өстәмә рәвештә 485 кашпо барлыкка киләчәк. Аларны 22 урамда – форумда катнашучылар тукталган кунакханә янында һәм шәһәр үзәгендә урнаштырачаклар. Бүгенге көндә кашпо урнаштыруга әзер, аларны 15 нче майда элә башлаячаклар», – дип хәбәр итте Мэрга Р.Җәббарова.

 

 

Чәчәкләр утыртылганнан соң, аларны җәй дәвамында карап торачаклар: сугарачаклар, утыячаклар һәм ашламалар белән баетачаклар. Кирәк булганда белгечләр үсемлекләрне утырта, шулай ук шәһәрдәге күпьеллык үсемлекләрне даими карап тора. Мәсәлән, кышка аларның кайберләрен ботаклар белән каплап куйганнар.

«Әлбәттә, моның артында зур  эш тора. Без чәчәкләрне урамнарда һәм магистральләрдә күргәнче, үсентеләрне утырталар һәм карыйлар, шуннан соң гына аны ачык туфракка чыгаралар. Бу зур иҗади эш. Мин трест һәм төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Шәһәрнең матурлыгына һәм чәчәкләр белән бизәлешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт», – диде И.Метшин.

«Горводзеленхоз» МУП теплицалары Һ.Такташ урамында урнашкан. 0,8 гектар мәйданда ел саен 1,5 млн данә чәчәк үсентесе үстерергә мөмкин. Комплексны модернизацияләү планлаштырыла, теплицалар мәйданы 1,2 гектарга кадәр артачак һәм шул чакта территориядә 2,5 млн данә үсенте үстерергә мөмкин булачак.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев