Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«ӘйдәБас» остаханәсенең беренче фестивалендә казанлыларны татар биюенә өйрәтәчәкләр

Мастер-класслар паркларда һәм скверларда узачак.

20 нче һәм 21 нче майда Казанда шәһәр Мэриясе ярдәме белән «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсенең беренче фестивале узачак. Бу көннәрдә төрле мәйданчыкларда халык уеннары һәм мастер-класслар сериясе оештырылачак.

 

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашучылар татар этнографик төркемнәрнең – урал, себер, татар-мишәр, Пермь һ.б. биюләре белән танышачак. Мастер-классларны проект остазлары халык биюе буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрәчәк.

20 нче майда 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры каршындагы мәйданда кичке халык уеннары узачак, ә 21 нче майда 13:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» скверында һәм Урицкий исемендәге паркта мастер-класслар планлаштырылган.

Программага шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән халык коллективлары чыгышлары, Самара татарлары турындагы легенда мотивлары буенча перформанс, проектның белем бирү атнасы турында фотокүргәзмә һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә гала-концерт кергән.

Фестиваль Росмолодежь һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев