Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Әгерҗедә Эльвира Әхмәтованың һәм Наилә Харисованың иҗат бәйрәме узды

Апрель ае – Шигърият аенда бу бик матур бәйрәм булды.

Әгерҗедә Кырындыда туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче талантлы шагыйрә, йөздән артык җыр сүзләренең авторы Эльвира Әхмәтованың «Үзең булып кал» һәм гомерен мәгарифкә багышлаган педагог, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе, язучы Наилә Харисованың «Ачы җимеш» китапларын тәкъдим итү кичәсе узды, - дип хәбәр итә «Әгерҗе хәбәрләре».

Чарага әдәбият, иҗат сөюче райондашлар, каләм осталары, матбугат хезмәткәрләре, укучылар җыелды. Район мәгариф идарәсе оештырган әлеге чарада укытучылар, укучыларның, район Мәдәният сарае артистларының, “Хыял” бию төркеменең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар талантлы авторларның яңа әсәрләре белән танышып кына калмыйча, җанлы аралашу мохитенә дә  чумдылар: китаплардан өзекләр, җылы котлау сүзләре яңгырады..

Бу көн шәһәрнең мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелде. Кичә автографлар алу һәм фотосессия белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев