Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

9 нчы майда Казанда салюттан соң махсус автобуслар биреләчәк

Алар өч тукталыштан китәчәк.

9 нчы майда, Җиңү көненә багышланган бәйрәм салютыннан соң, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен махсус автобуслар биреләчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

 

21:00 сәгатьтә 19 автобус пассажирларны өч тукталышта көтәчәк:

«Цирк» тукталышыннан 22, 28а, 89 нчы номерлы маршрутлар буенча баручы автобусларда китәргә мөмкин булачак.

«Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына 6, 15, 22, 29, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы маршрут автобуслары барачак.

«Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы ягына 6, 22, 28а, 37, 47, 74, 89 нчы номерлы маршрут автобуслары китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнендә салют 22:00 сәгатьтә башланачак, аны Казансу акваториясеннән – Киров һәм Ленин дамбалары арасында, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль яр буенда күзәтергә мөмкин булачак. Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү турында тулырак мәгълүмат KZN.RU порталындагы махсус бүлектә бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев