Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

9 нчы февральдә Казанда урбанистика өлкәсендә экспертлар белән ачык дискуссия узачак

Очрашуда шәһәр тирәлеген ничек үзгәртеп булуы турында фикер алышачаклар.

9 нчы февральдә Казан халкы һәм ТР башкаласы кунаклары «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә ачык дискуссиядә була алалар. Спикерлар һәм тыңлаучылар гади масштаблы идеялар белән шәһәр мохитен ничек үзгәртергә мөмкин һәм моның өчен нинди практикалар барлыгы турында сөйләшәчәкләр.

 

Очрашуда шулай ук тактик урбанизмның нәрсә икәнен, аны шәһәр планлаштыруның тулы кыйммәтле моделе итеп карарга мөмкинме һәм үзгәрешләрне кем башлап җибәрә алуы тикшереләчәк.

Спикерлар сыйфатында Казанның баш архитекторы урынбасары һәм Казанның шәһәрне үстерү институтының шәһәр-экологик каркасын үстерү бүлеге җитәкчесе Дарья Толовенкова, ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, «Том Сойер Фест – Казан» проекты координаторы Анастасия Гыйззәтова, «Казан Урбанчы» проектының автордашы Ленар Шаһиев, шулай ук культурология фәннәре кандидаты, «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтына нигез салучы һәм «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаева чыгыш ясаячак.

Дискуссия 19:00 сәгатьтә Татарстан ур., 20, 2 нче кат адресы буенча башланачак. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев