Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

72 яшьлек Чирмешән остасы крокодилны гармунда уйната

Кардан ясаган сыннарны быел санаулы авылларда гына очратырга мөмкин.

72 яшьлек Әкрәм Мәссаров әлеге шөгылен быел да ташламаган, Кара Чишмәдә һәм район үзәгендәге йортлары каршында кардан Кыш Бабай, Кар Кызы, ел символы – елан ясаган.

 

Чирмешәндә Мәссаровлар капка төбендә сигез кар сыны, өйләрен утлар (гирлянда) белән дә бизәгәннәр. Биредән узучыларны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламли, кечерәк Кыш Бабай курайда уйнап еланнарны биетә. Ике Кар бабай янында крокодил гармун тарта. Үзе бер композиция!

-Кар сыннары ясау - 30 ел элек башланган шөгыль. Иң беренче 1994 елда кунакханә каршына кар сыннары ясадым, - диде Әкрәм Барый улы. – Шуннан башка оешмалар да ясап бирүемне сорый башлады. Бер елга 3-4 оешмага 10-15әр фигура ясый идем. Мин шуның белән “зарарлангандыр”, кар яугач, кар сыннары ясыйсы килә башлый. Үткән ел көннәр җылытып, кар сыннары эреп төште. Кабат ясадым. Яңа елга өй каршын бизәү бәйгеләрендә катнашып бүләк алган еллар да булды.

Якташыбыз эшләгән саен остара бара. Элек фигура ясау өчен карны формаларга тутырып, аны пычак белән кискәләп ясаса, хәзер “материалны” су белән йомшартып өеп менә.

-Болай тизрәк эшләнә кебек, - ди оста. – Сыннарны колер белән буйыйм, йөзләрен ясаганда гуаш кулланам.

 

Кадрия Гамирова

«Безнең Чирмешән»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев