Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

7 нче мартта Казан Кремле музейларында килүчеләрне бушлай кабул итәчәкләр

Бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак.

7 нче мартта ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларын бушлай карый алачак.

10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Гавами урынарның күргәзмәләр залы, ТР табигать тарихы музее, ТР дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее һәм Благовещенский соборы тарихы музее ачык булачак. Ислам мәдәнияте музее 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Музейларга керү сеанслар буенча (һәр ярты сәгать саен – 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр) башкарыла. Санитар эшкәртү өчен тәнәфескә 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр бүленәчәкләр, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, 7 нче мартта Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның барлык филиалларына да бушлай керә алачак. Алар арасында Габдулла Тукай әдәби музее, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музее, В.Ленин музей-йорты, М.Җәлилнең музей-фатиры һ.б. бар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев