Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

5а номерлы трамвай кабат аудиоспектакль өчен мәйданчык булачак

Тыңлаучыларга колакчыннар биреләчәк

Аудиоспектакль 20 нче сентябрьдән 5а номерлы трамвайда узачак. «Без. Трамвай. Мәхәббәт» постановкасы чәршәмбе көннәрендә 23:00 сәгатьтә башланачак, аудиоспектакльне Азино ягына бару юнәлешендәге «Җиңү проспекты» метро станциясе» тукталышыннан кабызачаклар, соңгы тукталыш Тимер юл вокзалы булачак. 

Спектакль 60 минут дәвам итәчәк. Тыңлаучыларга колакчыннар биреләчәк, ә декорацияләр Казан үзе булачак. Билетларны Казанның Яшь тамашачылар театры сайтында сатып алырга мөмкин.

Спектакль ике гашыйк яшүсмер Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович турында бара. Бәян геройларның гадәти булмаган карарларын, куркуларын һәм мәхәббәтен күрсәтәчәк. Режиссер булып Радион Букаев чыгыш ясый.

Аудиоспектакль Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Метроэлектротранс» МУП белән берлектә булдырылган.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев