Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

4 октябрьдә Нәзарәт кабат “Яшь килен” курсларын башлап җибәрә

2022 елның 4 октябрендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе - «Яшь килен” курслары 7 тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Бу юлы 50 мөслимә курсларда катнашырга теләк белдергән.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. 

Кияүдә булмаган, кияүдәге һәм ярәшелгән мөслимәләрне академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев