Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

29 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Казанда «КышДаКар-фест» фестивале узачак

Үзмәшгульләр һәм фермерлар продукциясе белән сәүдә рәтләре ике мәйданчыкта урнашачак

Казанда 29 нчы декабрьдә «КышДаКар-фест» кышкы фестивале башлана. Эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар продукциясе белән сәүдә рәтләре шәһәрнең ике мәйданчыгында урнашачак. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Бауман урамындагы 20/5 номерлы йорт янындагы фестиваль 29 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр 10:00 дән 21:00 гә кадәр узачак. 

Киров бакчасында сәүдә рәтләре 29 нчы һәм 30 нчы декабрьдә, 1-8 нче гыйнварда 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк. Яңа ел бәйрәме көнендә сәүдә 10:00 сәгатьтә башланачак һәм 1 нче гыйнварның 3:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. 

«КышДаКар-фест» фестивален Казанның Туризмны үстерү комитеты оештыра.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев