Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

26 нчы һәм 27 нче ноябрьдә Казанда «Добрая волна»ның төбәк сайлап алу туры узачак

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 20 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.

 26 нчы һәм 27 нче ноябрьдә Казанда «Добрая волна» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең төбәк сайлап алу туры узачак.

 

Фестивальдә 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авыр тормыш хәленә эләккән, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Яшь казанлыларга җыр җырларга, уен коралында уйнарга, биергә яки ишарә теле белән җырлау жанрында иҗади номер әзерләргә тәкъдим ителә.

Региональ сайлап алу турында катнашуга гаризалар 20 нче ноябрьгә кадәр «Добрая волна» сайтында кабул ителә. Фестивальнең нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга була, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

ТР башкаласыннан тыш, «Добрая волна» Ярославль, Мәскәү, Краснодар, Кемерово, Екатеринбург, Новосибирск һәм Севастопольдә узачак. Фестивальнең финал сайлап алу туры һәм гала-концерты 2023 елга планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Добрая волна» бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы буенча оештырылган иде. Фестиваль авыр тормыш хәлендә булган сәләтле балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ел саен «Добрая волна» Россиянең төрле почмакларыннан 2 меңнән артык талантлы баланы берләштерә. Региональ сайлау турлары ел дәвамында ил буенча уза. Фестиваль Россия эстрадасы йолдызлары катнашында телевизион форматта уза торган гала-концерт белән тәмамлана.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев