Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

25 нче мартта «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы сынау режимында эшли башлаячак

Кунакларны 10:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итәчәкләр.

Шимбә көнне, 25 нче мартта, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы шәһәр халкын һәм кунакларын сынау режимында кабул итә башлаячак. Узган ел анда 280 меңнән артык кеше булган.

 

32 метр биеклектән шәһәр панорамасын 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак, техник тәнәфес 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Өлкәннәр өчен билет бәясе – 150 сум. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен керү – 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай.

15 кешедән күбрәк булган туристлар төркемнәре өчен аерым бәя билгеләнгән. Өлкәннәр өчен керү – 100 сум, балалар өчен 70 сум торачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ташламалар һәм килү кагыйдәләре турында сылтама буенча тулырак белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эшен гыйнварда тәмамлады. Бәйрәм көннәрендә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, анда 15 меңнән артык кеше булган.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев