Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

23 нче апрель көнне Казанда җәйге велосезон старт ала

Бу көнне барлык теләүчеләр Казансу елгасы буеннан уза торган 10 километрлы велоузышта катнаша алалар.

23 нче апрельдә Казанда җәйге велосезон ачылачак. Ике тәгәрмәчле транспортны яратучылар өчен махсус 10 километрлы маршрут әзерләнгән, ул Казансу елгасы буеннан узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев хәбәр итте.

Велоузышта катнашучыларны җыю 9:45 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында прокат пункты янында планлаштырылган. 10:00 сәгатьтә алар Кремль яры буйлап Казан Кремленә таба кузгалачаклар, аннары «Казан» гаилә үзәгенә таба барачаклар. Алга таба ярышлар маршруты Сибгат Хәким урамы һәм Миллениум күпере буйлап дәвам итәчәк, шуннан соң велотөркем экстрим-паркка әйләнеп кайтачак.

И.Янышев билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының ике тәгәрмәчле хәрәкәт итү чарасы белән кызыксынуы арткан, бүген велосипедта йөрү күп кенә казанлыларның тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. «Хәзер велосипед бөтен сезонлы хәрәкәт чарасы булды, башкала халкы аны көндәлек тормышта ел әйләнәсе куллана», – диде ул.

Шулай ук 23 нче апрельдә 9:30 да шәһәр яны «Содружество» пассажир компаниясе һәм Казан велосипедчылары клубы бергә оештырган Зөягә кадәр велоузыш старт ала. Катнашучылар тимер юл вокзалының үзәк бинасы янында җыелачак. 10:27 дә төркем шәһәр яны поездында Зөя станциясенә кадәр барачак, аннан велосипедларда утрауга кадәр барып җитәчәк, анда 16:00 гә кадәр булачак. Казанга төркем шул ук маршрут белән әйләнеп кайтачак.

Шулай ук ТР Рәссамнар берлеге һәм ТР Фотографлар Берлеге белән берлектә Казанда «Безнең санкцияләргә җавап – велосипед» дигән иҗади эшләр конкурсы старт ала. Катнашучыларның эшләре биш номинациядә («О велосипед – син спорт!» , «Велосипед, шәһәр һәм мин», «Педальләрне әйләндерәм, әйләндерәм, кая телим – шунда барам, барам, барам» (сәяхәт һәм туризм өчен велосипед), балалар өчен «Минем беренче мәхәббәтем – велосипед» номинациясе, шулай ук В.Маяковский стилендәге «Велосипед файдасына агитплакат») тәкъдим ителәчәк. Эшләрне 1 нче июньгә кадәр махсус сайтта йөкләргә мөмкин. 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев