Бу Ураза бәйрәмен бәйрәм итү һәм алдагы ял көннәре белән бәйле.
21-23 нче апрельдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.
21 нче апрельдә Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, шуңа бәйле рәвештә, шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. 22 нче һәм 23 нче апрель ял көннәрендә алар шулай ук бушлай булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучылар саны 100,5 мең автомобильчегә арткан. Узган елдан муниципаль парковкалар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына
KZN.RU
Нет комментариев