Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2 меңгә якын кеше Kazan Forum волонтеры булырга теләк белдергән

Форум ТР башкаласында май аенда узачак.

Татарстан башкаласында узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының волонтерлык программасында катнашу өчен 1,8 меңгә якын кеше гариза биргән.

Волонтерлар җыю турында февраль башында игълан ителде. Әлеге вакыт эчендә форумның оештыру комитетына гаризалар россиялеләрдән, шулай ук Казанда яшәүче 144 чит ил ирекле ярдәмчесеннән кергән.

Чарада волонтерлар делегацияләрне каршы алачак, мәгълүмат бирү урыннарында эшләячәк һәм форумны оештыручыларга ярдәм итәчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Татарстан башкаласында 14-19 нчы майда узачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев