18 яшькә кадәрге балалар Татарстанның 10 музеена бушлай керә алачак
Республикада

18 яшькә кадәрге балалар Татарстанның 10 музеена бушлай керә алачак

2022 елның 15 ноябреннән 31 декабрьгә кадәр 18 яшькә кадәрге балалар ата-аналары озатуында (1 бала һәм 1 озата баручы) ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейлар һәм музей-тыюлыкларга бушлай керә алачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә түбәндәге музейлар хакында сүз бара:

«Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;

Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы;

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы;

«Зөя утрау-шәһәрлеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;

Татарстан Республикасы Милли музее;

Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее;

Галия Кайбицкая музее;

Татарстан Республикасының Актаныш районы туган якны өйрәнү музее;

Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы;

Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее.

 

 


Нет комментариев