14 нче октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Республикада

14 нче октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак

Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр ваклап сатудан 15% ка түбән бәядән продукция сатып ала алачак. Яшелчә, ит һәм башка товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм Татарстанның агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.

Салават Күпере халкы өчен ярминкә Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өст.84331).

 

Тулырак: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/14-oktyabrya-v-kazani-razvernutsya-traditsionnye-selkhozyarmarki/


Нет комментариев