Шул ук көнне учреждение филиалларына керү ирекле булачак.
Казан халкы һәм кунаклары 14 гыйнварда ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Акцияне 7 гыйнвардан бәйрәмнәрдән соң беренче сишәмбегә күчерделәр.
Бу көнне түләүсез килүчеләрне кабул итәчәкләр:
Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2);
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);
Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);
В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);
Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74);
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);
Шәриф Камал хәтирәләр фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);
Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);
Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);
Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);
Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15).
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен бәяләр исемлеге буенча түләнә. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.
kzn.ru
Нет комментариев