Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

13 нче майда ТР башкаласы халкы Идел ярын чистартуга чыгачак

Өмә «Чиста уеннар» форматында оештырылачак.

13 нче майда Казанда «Чиста уеннар» экоквесты узачак. Катнашучыларга Идел ярын чистартырга туры киләчәк. Акция элеккегеләреннән аерылып торачак – оештыручылар экокичә һәм башка активлыклар әзерләячәк.

Командаларны теркәү 12 нче майга кадәр дәвам итәчәк, гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин. 

Өмә 11:30 дан 15:30 га кадәр узачак, катнашучылар Прогонная урамы, 7 адресы буенча җыелачак. Аларга үзләре белән чынаяк яки шешә, пикник приборлары алырга киңәш итәләр. 

Экоквест СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәме белән оештырылган, дип хәбәр ителә «Чиста уеннар» Telegram-каналында.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев