Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

12 сентябрьдән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясен шәһәр халкы 14 мәйданчыкта сатып ала алачак.

Сәүдә атна саен, шимбә көннәрендә, 14 мәйданчыкта оештырылачак, дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында (7 номерлы йорт янында) һәм Ленинград урамында (27 номерлы йорт янында) узачак. Вахитов районында сәүдә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында — Краснококшайск урамында (150/2 номерлы йорт янында) һәм Батыршин урамында (20 номерлы йорт янында), Мәскәү районында — Шамил Усманов урамында (1 номерлы йорт янында), Яңа Савин районында — Академик Лаврентьев урамында (10 номерлы йорт янында) һәм Х.Ямашев проспекты 71а номерлы йорт янында оештырыла. Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен Рихард Зорге ур., 66, корп.1 янәшәсендәге мәйданчыкта һәм Юлиус Фучик урамында (72 номерлы йорт янында), Совет районында — «Казан» агросәнәгать паркында» (Аграр ур., 2), Зәкиев ур., 12 һәм Липатов урамындагы 7 номерлы йорт янында сатып алырга мөмкин булачак.

 

«Салават күпере» халкының авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру турында күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, сәүдә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак», — дип билгеләп үтте Р.Фазылҗанов.

Һәр сәүдә мәйданчыгында республиканың муниципаль районнары һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмалары вәкилләре булачак, алар арасында «Татпотребсоюз», «Майский» теплица комбинаты, «Ак барс» холдинг компаниясе һәм башкалар бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына социаль юнәлешле бәяләр буенча продукция бирәчәк, дип өстәде Кулланучылар базары комитеты рәисе.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев