11 нче июньдә шәһәр зиратларына кадәр өстәмә автобуслар барачак
Республикада

11 нче июньдә шәһәр зиратларына кадәр өстәмә автобуслар барачак

Җәмәгать транспорты кайбер маршрутлар буенча эш көне графигы буенча линиягә чыгачак.

11 нче июньдә, Ата-аналар шимбәсендә, Казанда линиягә өстәмә автобуслар чыгачак.

 

Алар түбәндәге маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк:

84 нче номерлы маршрут – Халитов урамыннан Киндери зираты аша Чебакса поселогына кадәр; 

201с номерлы маршрут – Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр; 

202с номерлы маршрут – Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;

204с номерлы маршрут – Дәрвишләр поселогыннан Дәрвишләр поселогындагы зиратка кадәр;

205с номерлы маршрут – Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан Юдино поселогындагы зиратка кадәр;

206с номерлы маршрут – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;

207с номерлы маршрут – Самосыр зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;   

208с номерлы маршрут – Гаврилов урамыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр.

Моннан тыш, Ата-аналар көнендә 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче номерлы троллейбуслар линиягә эш көне графигы буенча чыгачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

 

kzn.ru


Нет комментариев