Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

10 нчы гыйнварда Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә килүчеләр өчен 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәр ярты сәгать саен сеанслар оештыралар.

Сишәмбе, 10 нчы гыйнвар көнне, ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларын бушлай карый алачак.

 

Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кунакларны чират тәртибендә кабул итәчәкләр.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә керү 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәр ярты сәгать саен башкарылачак. Санитар эшкәртү 13:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бер сессиягә килүчеләрнең максималь саны – 30 кеше, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев