Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

1 нче мартта Казанның Киров районындагы кайбер йортларда суны вакытлыча сүндерәчәкләр

Вахитов һәм Идел буе районнарында да су белән тәэмин итүдә кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

Киров районының кайбер йортларында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә бик-көйләү арматурасын алыштыру эшләре белән бәйле. Вахитов һәм Идел буе районнары йортларында да су белән кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.

Суны туктатып тору 1 нче март көнне 1:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча планлаштырыла:

Большая ур., 2, 2а, 4, 22, 24, 26, 70, 21-63б номерлы йортларның так номерлары;

Вәисов ур.;

К.Цеткин ур., 9, 11, 13, 13а, 17, 17а,Б, 19, 21/1;

Казахстан ур.;

Милиция ур., 14, 16, 18, 20;

Столяров ур., 6, 15, 15а, 15/1, 15/2, 15/3, 17, 39, 39 корп.1,2;

Урак һәм Чүкеч ур., 26, 28;

Урицкий ур., 22А, 24, 27, 31/53;

Проходный тыкрыгы;

Япеев ур., 19, 25.

Шулай ук Астрономия, Волков, Калинин, Касаткин, К.Нәҗми, Казансу елгасы яр буе (Нефтьчеләр поселогы), Назарбаев, Павлюхин, Порт, Пушкин, Профсоюз, Сәлимҗанов, Спартак, Ташаяк, Ульянов-Ленин, Университет, Федосеев, Һ.Такташ, Чернышевский һ.б. урамнарында су басымы түбәнәергә һәм су белән тәэмин итүдә кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

Урамнарның тулы исемлеге «Водоканал» сайтында урнаштырылган.

Халык өчен су тутырылган автоцистерналар гаризалар буенча чыгачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев