Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills Kazan чемпионаты мәйданчыклары 15 августка 100 процент әзер булачак

Хәзерге вакытта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясенә җиһазлар китерәләр һәм аларны тоташтыралар.

 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыкты. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Ярыш мәйданчыклары буенча әзерлекне 60 процент дип бәяләр идем, чөнки хәзер җиһазлар китерү һәм аларны тоташтыруның актив этабы башланды. Башка юнәлешләр буенча әзерлек 100 процентка якын», - диде Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә аккредитация үзәкләре эшли башлаган инде, WorldSkills Russia халыкара оешмасы һәм берлегеннән беренче клиент төркемнәре, коллегалар килгән.

«15 августка без барлык ярыш мәйданчыкларын да тапшырырга һәм чемпионатны уздыруга 100 процент әзер булырга тиеш», - дип искәртте ул.

«Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгенең төп ярыш мәйданчыгында һәр компетенция өчен мини-заводлар, мини-рестораннар һәм мини-цехлар төзү күздә тотыла, дип өстәде Гобәйдуллин.

 Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191425/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills