Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

2019 елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Биш ел эчендә 413 ФАП төзелде, 1,5 меңгә якын ФАП ка капиталь ремонт үткәрелде. Быел 45 ФАП төзелде. Киләсе елда тагын 45 ФАП һәм 10 табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла", - диде министр.

Марат Садыйков 2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырылуын искәртте.

Программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен республика бюджетыннан 330 млн сум акча бүлеп бирелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174316/

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Валерия Белова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев