Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» Республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалга үтүчеләрне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. «Әлеге бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, анда бары тик халкыбыз гына җиңә, чөнки без алар өчен эшлибез», - диде министр.

Конкурс өч этапта (муниципаль, зона һәм республика) үткәрелде. Финалга 35 авыл клуб берләшмәсе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.

Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт кирәк-яраклары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

«200гә кадәр кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы» номинациясендә җиңүчеләр: 1нче урын: Балтач районының Иске Көшкәт авыл клубы (500 мең сумлык сертификат); 2нче урын: Бөгелмә районының Ефановка авыл клубы (300 мең сумлык сертификат); 3нче урын: Минзәлә районының Татар Мөшеге авыл клубы (200 мең сумлык сертификат).

«200дән 300гә кадәр кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр: 1нче урын: Сарман районының Ләке авылы мәдәният йорты (500 мең сумлык сертификат); 2нче урын: Ютазы районының Яңа Каразирек авылы клубы (300 мең сумлык сертификат); 3нче урын: Арча районының Кышкар авылы клубы (200 мең сумлык сертификат).

«500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр: 1нче урын: Теләче районының Иске Җөри авылы мәдәният йорты (500 мең сумлык сертификат); 2нче урын: Актаныш районының Иске Кормаш авылы мәдәният йорты (300 мең сумлык сертификат); 3нче урын: Азнакай районының Үчәлле авылы мәдәният йорты (200 мең сумлык сертификат).

«500 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән торак пунктның авыл мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр: 1нче урын: Аксубай районының Иске Тимошкино авылы мәдәният йорты (500 мең сумлык сертификат); 2нче урын: Питрәч районының Кощак авылы мәдәният йорты (300 мең сумлык сертификат); 3нче урын: Чистай районының Йолдыз авылы мәдәният йорты (200 мең сумлык сертификат).

Финалга үтүчеләргә шулай ук «Уңышлы старт», «Традицияләрне саклаучы», «Иң динамик авыл мәдәният йорты», «Халык мәхәббәте», «Иҗат территориясе» кебек номинацияләрдә дипломнар тапшырылды.

 Фото: mincult.tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196114/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев