Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Журналист Финзия Газизова: Австралиядәге татарлар Тукай телендә сөйләшә

«Австралиядә татарлар күп. Мин күченгәндә 500-600 татар бар дип әйтәләр иде, ул сан меңгә кадәр арткан дип уйлыйм», - диде ул.

Журналист Финзия Газизова әйтүенчә, Австралиядәге милләттәшләребез иске татар телендә – Тукай телендә сөйләшә.

«Андагы татарлар онытылып бара торган сүзләрне куллана. Алар туган телне саклап калган. Күптәннән күченгән – Вәлиевлар, Садриевлар нәселе бар. Алар Австралиягә күченеп, татар мохитен саклап калган вәкилләр. Австралиядә татарлар күп. Мин күченгәндә 500-600 татар бар дип әйтәләр иде, ул сан меңгә кадәр арткан дип уйлыйм. Күченеп килүчеләр күп, артып бара», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Финзия Газизова гаиләдә һәрчак татар мохите булуы турында сөйләде. «Балалар инглиз теленә күчсәләр, аларны туктатып, татар телендә сөйләшәбез дип, кисәтү ясыйбыз. You Tube хостингыннан татарча концерт, мультфильмнар карыйбыз. Балаларга «Татар халык әкиятләрен» укый башладым. Ул хәтта иремә дә кызык. Авылга кайткач, балалар: «Монда убыр яшиме?» – дип сорап, кызыксындылар. Әкиятләрне белсеннәр дип укыйм», - ди ул.

Шулай ук ул Австралиядәге татарларның борынгыдан сакланып калган йоласы белән таныштырды. «Корбан һәм Ураза гаетендә гаиләләр бер-берсенә кунакка йөри. Бу гадәт татар һәм уйгырларда сакланып калган. Шунысы кызык: кунакка бернәрсәсез бару кабул ителгән. «Ничек инде кунакка буш кул белән барып керәсең?» – дип аптырашта кала идем мин», - диде журналист.

«Кешегә барганда буш кул белән барырга өйрәтмәделәр безне, мин нәрсә дә булса алам. Буш кул белән барырга намусым җитми. Алар бу гадәтне «гаетләп йөрү» дип атый. Кунаклар килгәндә синең табының әзер булырга тиеш: чәйләп, сөйләшеп, күңел ачып аласың һәм кунаклар икенче гаиләгә китә», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев