Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара
Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә — тәмамланачак.
Шушы көннәрдә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара.
Алтынчы тапкыр узучы фестивальдә 11 театр коллективы катнаша. Сембер төбәгендә эшләүче театрлар белән бергә Чувашстаннан, Татарстаннан килгән театрлар да чыгыш ясый, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә — тәмамланачак. Чарада Ульяновск өлкәсенең мәдәният министры Евгения Сидорованың катнашуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев