Уфа урамнарында ТАССРның 100 еллыгы белән котлап баннерлар урнаштырылды
Теле барның иле бар

Уфа урамнарында ТАССРның 100 еллыгы белән котлап баннерлар урнаштырылды

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Уфа урамнарында котлау баннерлары урнаштырылды.

Баннерлар ике телдә — татарча һәм башкортча эшләнеп, анда Башкортстан башлыгы Радий Хабиров ике тугандаш республика турында әйткән «Без бергә яхшырак булдырабыз» сүзләре урын алган.

 

 

«Башкортстан хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер булыйк, бердәм булыйк!» — дип, бу хакта социаль челтәр аша, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

 

Бөтендөнья татар конгрессы


Нет комментариев