Туган телнең мөһимлеге нидә?
Татарстанда Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык тәмамланып килә. Дөрес, быел республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы игълан ителгәнлектән, ана теленә, төрле милләт вәкилләренә багышланган проектлар күп булачак анысы. Мәдәни юнәлештә генә дә шундый 148 чара уздырырга планлаштырыла. Мәгариф өлкәсе дә читтә калмаячак.
Мәгариф дигәннән, Халыкара туган телләр көне айлыгында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган 360 ап чарада 500 меңнән артык кеше катнашкан. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина аеруча да Чирмешән, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Нурлат районнарындагы тантаналы чараларны билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, быел ана телләр буенча фәнни олимпиадаларда катнашучылар саны арткан. Бу, беренче чиратта, бәйгеләрнең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү белән бәйле, ди Энҗе Гыйззәтуллина. Шулай ук укучылар тарафыннан кызыксыну үсү дә күзәтелә.
– Олимпиадаларның муниипаль өлештән йомгаклау этабына чыгучылар 40 процент булды. Алар арасында призерлар күплеге, аларның географик яктан караганда да төрле районнардан булуы сөендерде. Жюри да быел әзерләнү дәрәҗәсе күпкә югарырак иде дип бәяләде, – ди министрлык вәкиле.
Татарстан Халыклар дуслыгы да бу көннәрдә тик тормаган. Фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырган.
– Туган телнең мөһимлеге – ана телендә, милли көйләребезгә, җырларыбызга салынган тамырларыбыздан аерылмаудадыр, мөгаен. Кеше шунардан аерылса, бу шәхес өчен дә, гомумән, тулы бер халык өчен дә бик зур фаҗига. Яһүдләрнең берләшмәсе урнашкан ишек өстендә гадәттә бер язу эленгән була: “Берләшмәсез яһүд булмый. Синнән башка берләшмә юк”. Бу һәр халыкка да кагыла. Берләшмәдән аерылган халкы йөзәрләгән ел тупланган энергия юкка чыгара, – дип фикер җиткерде Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов.
Лилия Локманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев