Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Төрле илләрдә яшәүче татарлар «Заман» җырын берничә телгә тәрҗемә итеп укыган

«Түбәтәй һәм калфак кию аша үзебезнең татарлыгыбызны тану, онытмау, киләчәк буыннарга да тапшыру – төп максатыбыз», - диде Булат Шәйми.

Төрле илләрдә торган татарлар «Заман» җырына флешмоб эшләгән. Һәр татар кешесе түбәтәй киеп видеога төшкән һәм үзләре яшәгән илнең теленә җырны тәрҗемә итеп укыган. Видеоны Германиянең Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган.

«Төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән хәбәргә чыгып, берничә атна эчендә видеолар тупладык. Видеода яңгыраучы «Заман» җырын без берничә Германия татары белән үзебез яздырдык. Төп идея - татарның милли киемнәренең берсе булган түбәтәй һәм калфак кию аша үзебезнең татарлыгыбызны тану, онытмау, киләчәк буыннарга да тапшыру», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә видеоны ясаучы Булат Шәйми.

Видео өчен тасвирлама түбәндәгечә язылган: «Заманнар алышынып торса да, төрле илләрдә торсак та, без татар булып калабыз!». «Ягъни заманнар аша әби-бабаларыбыздан килгән кемлегебезне онытмау, балаларыбызга тапшыру мөһим. Һәрвакыт шундый бердәм булыйк, милләттәшләр!», - дип өстәде ул.

Флешмобта Германия, Татарстан, Польша, Башкортстан, Америка, Марий Эл, Финляндия, Эстония, Төркия, Франция, Казахстан татарлары катнашкан.

«Һәр ил татары «Заман» җырының җиде юлын үзе яшәгән илнең теленә тәрҗемә итте һәм укыды», - диде Булат Шәйми.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев