"Таулар тарта, тарих тарта”: татар әдипләре - Алтайда
Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла белән бергә фотосурәткә төшкән бу ак кар былтыргы түгел, бу быелгы кышныкы. Алтай тауларына килгән дә инде ул кыш.
Күптән түгел генә әдәбиятыбызның өч “киты” – Марсель Гали, Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла Алтай якларыннан кызыклы сәяхәттән кайттылар. Сабакташка (без университетта Ркаил белән биш ел бергә укыдык) рәхмәт, ул безне 1093 төркемдәгеләрне дә ватсаб аша булса да, борынгы бабайларыбыз җире белән таныштырды. Мондый сәяхәттә Ркаил беренче тапкыр гына икән әле. Ә башкалар инде берничә тапкыр. Марсель Гали хәтта өч тапкыр булырга өлгергән.
“Таулар тарта, тарих тарта,” - дип аңлатты икенче тапкыр бу изге җирләрдә йөреп кайткан Газинур Морат. Язучылар юлга чыкса, “нинди конференция форум булды икән?” - дип уйлап куясың. Ә монда бернинди дә оешкан чара түгел, шул борынгы бабайлар рухы чакыруы булган. Хәер, бу бик зур әйбер инде. Бигрәк тә, “җанында шигырь утын сау” йөртүчеләр өчен. Нинди оста чичән телле Ркаилне дә сүзсез калдырган бугай бу яклар. “Алтай – гаҗәп”, - ди ул, озын-озак сөйләп тормыйча. Әйе, хисләр күп булганда сүзләр тиз генә табылмый әле ул. Кешелек цивилизациясенең бөтен тарихы уч төбендә икән монда. Алар 750 курганда саклана. Сәяхәттә татар язучыларын Алтай татар милли автономиясе җитәкчесе каршы алган һәм озатып йөргән. Җирле милләттәшләр белән дә кызыклы очрашулар булган. З мең өч йөз метрлы тауга да менгәннәр.
– Алтайда без килгәндә кыш иде. Без кояш калдырып киттек, - диделәр әдипләр. Кояш елмаюы, бәлки, бу борынгы бабайлар рухының үзләренең нәсел дәвамчылары белән (тамырларда бер үк кан ага) очрашудан шатлануыдыр.
Кызыктырдыгыз, каләмдәшләр. Әллә юлга җыенасы инде?!
Йолдыз Шәрапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев