Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Шор халкы вәкиле: Шорлар үзләрен «тадар кижи» - «татар кешесе» дип атый

Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәре «Шор халкы берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Дудкина шор халкы үзләрен «татар кешесе» дип атавын әйтте.

«Урамнан берәр малай бала икән, аннан «тадар кижи?» дип сорарга мөмкиннәр. Ягъни, «татар кешесеме?» Безне Себер татарлары дип тә, Кузнецк татарлары дип тә әйтәләр. «Тадар» - шор сүзенең синонимы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Светлана Дудкина әйтүенчә, килеп чыгышы буенча татарлар бер халкы, ә шорлар шушы төбәктә яшәүче иң зур ыру булган. Шул сәбәпле, шор дигән атама калган. «Килеп чыгыш бер үк, ә «шор» ул бер ыру булган. Без «татар» дигәнгә үпкәләмибез», дип аңлатты ул.

Шор теле 2022 елның сентябреннән мәктәпләрдә укытыла башлады. Былтыр 2 мәктәптә булса, быел инде 3 мәктәп. Светлана Дудкина фикеренчә, мәктәпләрдә укытыла башлау ул инде бер зур адым. Моңа кадәр шор теле милли үзәкләрдә генә укытылган.

Алга таба җиңелрә булачак, укучылар арта барган саен, укытучылар да кирәк булачак, һәм Новокузнецк педагогия институтында элек булган, әмма соңыннан ябылган шор теле кафедрасы кабат ачылырга мөмкин дигән өметен белдерде ул.

 

 

Кемерово өлкәсеннән музей хезмәткәре Наталья Бекренева шор теле кафедрасын тәмамлаган. Аның әйтүенчә, өлкәннәрнең барысы да шор телен белә, ә яшьләр арасында телне белүчеләр 80 процент. Наталья шор телен саклауның төп юлы дип мәктәпләргә телне кайтаруны әйтте. 2020 елгы җанисәп буенча, шорлар 10 меңнән артыграк, аларның 2 меңнән артыгы гына үз телен белүен әйткән.

Былтыр Новокузнецкида узган Шахтерлар Сабан туенда Светлана Дудкина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «көч бирә торган» билбау бүләк иткән иде.

 

 

Рәмис Латыйпов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев