Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Санкт-Петербургта Татар скверы ачарга җыеналар

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Нева буендагы шәһәрдә Татар скверын төзү буенча инициатив төркем белән очрашты.

Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда иҗтимагый һәм иҗат эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, шулай ук Приморский районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре катнашты.

Санкт-Петербург халкы һәм Приморский районында яшәүче татар милләте вәкилләренең исемсез бакчага «Татар скверы» исемен бирү турындагы инициативасын тикшерү фикер алышуның төп темасы булды.

Районда яшәүчеләр үз инициативаларын гамәлгә ашыруга ирешкән һәм 2021 елның 28 апрелендә Санкт-Петербург губернаторы гомуми файдаланудагы яшел утыртмалар турындагы канунга (Санкт-Петербургның 197-48нче законы) төзәтмәләрне имзалаган. Шуннан соң әлеге участок рәсми рәвештә сквер статусын алган, әлегә аның атамасы юк, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев