Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Румыния татарлары Сабан туенда сигез илдән килгән көрәшчеләр бил алышкан

Милли бәйрәмдә кайбер бәйгеләргә үзгәреш кертелгән.

18-20 сентябрьдә Румыния татарлары халыкара дәрәҗәдә Сабантуй уздырган. Чарада сигез илдән килгән милләттәшләребез катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде. 

 

«Фестивальне оештыруда Румыния хөкүмәтенең этник мөнәсәбәтләр бүлегенең дә өлеше бар. Румыния Көрәш Федерациясенең рәисе Наим Белджин сүзләренчә, фестивальдә сигез өлкәдән — Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Германия, Нидерланд, Болгария, Пакистаннан 500ләп кеше катнашты», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова 18-19 сентябрь көннәрендә казак кино фестивале, 20 сентябрь көнне ат чабышы, уктан ату, көрәш, капчыкта йөгерү кебек бәйгеләр, остаханәләр һәм җыр-бию белән фестивальнең төп өлеше — Сабан туе оештырылганын әйтте. «Билгеле сәбәпләрдән, кайбер традицион бәйгеләр үзгәреш кичерде. Мәсәлән, йомырка салынган кашык кабып йөгерү тупчык салынган кашык тотып йөгерүгә үзгәртелде», — ди ул.

 

 

«Көрәшчеләр дә бер-берсенә якын килмичә көрәште. Ул үзенә күрә бәйрәмгә кызыксыну уятты. Җир шарындагы катлаулы вазгыять булуга карамастан, оештыручылар Сабан туен кагыйдәләренә туры китереп үткәрергә тырышты», — дип сөйләде ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев