Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

ҺӘР РАЙОНГА – МИЛЛИ МӘГАРИФ ҮЗӘК!

Татарстанда милли мәгариф бүген хәвефле хәлдә яши. Казандагы 180 мәктәпнең 40-ы гына милли булып санала. Ике телле, ягъни катнаш булып саналган шул 40 мәктәпнең дә бик азында гына татарча сөйләшәләр. Бу безне борчый. Яңартулар бар ул. Әйтик, 2013-2014 еллар дәвамында Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиянең ишек алдына, структур бүлекчә буларак эшли торган...

Татарстанда милли мәгариф бүген хәвефле хәлдә яши. Казандагы 180 мәктәпнең 40-ы гына милли булып санала. Ике телле, ягъни катнаш булып саналган шул 40 мәктәпнең дә бик азында гына татарча сөйләшәләр. Бу безне борчый.

Яңартулар бар ул. Әйтик, 2013-2014 еллар дәвамында Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиянең ишек алдына, структур бүлекчә буларак эшли торган татар балалар бакчасы төзелде. Бакча 1- 2 ай эчендә балалар белән тулды, анда керергә теләүчеләр яңадан бер бакчалык булып җыйналды. Ачылган бакча бүгенге көндә проект егәрлегенә эшли. Фәннәрне ана телендә укытып, уңышлы эшләүче Мәрҗани гимназиясенең үзендә капиталь төзек- ләндерү эшләре җәелдерелде. Республика бюджетыннан җәмгысы 85 млн сум күләмендә финанс бүлеп бирелде. Шушы акчага гимназия, нигезеннән алып түбәсенә кадәр, эче - тышы ремонтланды. Ашханәсе, актлар залы, спорт залы, милли көрәш залы, коймалар, ишек алды, андагы спорт кыры - бөтенесе яңартылды. Укучыларның, ата-аналарның, үзебезнең күңелләребез күтәрелде, ышанычыбыз артты.

Параллель рәвештә, укыту базасын заман таләпләренә тәңгәлләштерү алып барылды. Барлык укыту классларына IT-техника алып куелды, укучыларның класстан тыш эшчәнлеген оештыру өчен җиһаз булдырылды, алар белән эшне оештыру өчен инженер белгечлеге булган егетләр эшкә алынды. Шул рәвешле, 1990 елдан алып, чын татар гимназиясе булып эшләгән уку йортына Милли мәгариф үзәге статусы бирелде. Казан шәһәрендә татар элитасын үстерә торган уку-укыту комплексы барлыкка килде. Бу эшләрнең барышында, 2014 елда гимназиядә Президентыбыз ике мәртәбә, шәһәр хакиме өч тапкыр үзе килде.

Милли мәктәптә эшләү дәверемдә беренче мәртәбә гимназиядә укырга теләүчеләргә чират хасил булды. 2015/2016 уку елы өчен өч сыйныф күләмендә балалар җыйналды. Халыкта милли мәктәпкә ышаныч артты. Милли һәм конфессиональ татулык булдыру өчен милли мәктәпнең әһәмияте бик зур. Әгәр әби-бабаның, әти-әнинең баласын үз телендә укыту мөмкинлеге юк икән,үз әдәби телендә укырга, язарга, иҗат итәргә, җырларга, моңланырга мөмкинлеге юк икән, милли - конфессиональ татулык була алмый, булса да ясалма, тыштан гына, вакытлыча гына була ала. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: ана телендә белем бирү системасы бетсә, ана телендә дәреслекләр, китаплар бастыру ихтыяҗы да үзеннән-үзе бетәчәк. Ул чакта Казан подвалындагы китап кибетен җир өстенә чыгаруның кирәге калмый. Татарча радиоешлык та, ана телендә газета-журнал чыгару да бетә.

Казан хакиме И.Метшинның бер чыгышында әйткән сүзләре истә. "Казанның һәр районында мәгариф үзәге булырга тиеш!" - дигән иде ул. Хак сүз: милли татулыкның таяну ноктасы ул - ана телендә белем бирә торган мәктәп! Моны, беренче чиратта, Идел буе районындагы 18 нче гимназия базасында эшләргә тәкъдим итәм. Чөнки гимназиянең милли уку йорты булып эшләү тәҗрибәсе бар. Төзелеш өчен җире бар. Иң мөһиме - баласын милли мәктәптә укытырга теләгән янып торган халкы бар. Җитәкчелек өчен, әйе, икътисад бик мөһим, ә менә ана теле белән бәйле рухи катламны үз җилкәңә салып алып бару - теләсә кайсы җитәкче өчен зур савап, олы бәхет.

Бөек авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның истәлекләрендә өстәл китабына язып куярлык бер фикер бар: "Сугышта улын хәбәрсез югалткан ана (авар милләтеннән), улының исән булуына өметен җуеп, башына кара шәл ябына. Еллар узгач, Рәсүл Гамзатов чит илгә чыгуының берсендә бу хатынның улы исән икәнлеген белә, аны таба. Кайтып әни кешене сөендерергә теләп: "Улың табылды, кара шәлеңне сал!"- ди. Әни кара шәлне сала. Әмма сорау бирә: "Ул синең белән нинди телдә сөйләште, авар телендәме?"- ди. "Юк, ул авар телен оныткан",- дигән җавап алгач, ана кара шәлен яңадан ябына һәм үзәк өзгеч сүз әйтә: "Ул минеке түгел икән инде!"

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев