Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Омскида беренче тапкыр шигърият бәйрәме үткәрделәр

Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Мансур Вәли-Баржалы, Сания Әхмәтҗанова һәм башкалар әсәрләре белән беррәттән XlV гасырда иҗат иткән Котб иҗатыннан өзекләр укыдылар.

21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, Омскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә әдәби марафон үткәрелде. Мондый чара себер шәһәрендә беренче мәртәбә оештырылды. Анда татар, казакъ, рус, алман, украин, белорус милләтләре оешмалары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Марафон шәһәр күләмендә оештырылган иде. Татар теленең яңгырашын, матурлыгын шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасы ханымнары ишеттерде. Әлеге марафонда ак калфаклылар халкыбызның төрле чорларда иҗат иткән әдипләрен искә алды.

Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), Мансур Вәли-Баржалы, Сания Әхмәтҗанова һәм башкалар әсәрләре белән беррәттән XlV гасырда иҗат иткән Котб иҗатыннан өзекләр укыдылар. Һәм, әлбәттә, залда утырган төрле милләтләр вәкилләренә рус телендә аңлатмалар бирделәр.

«Марафонда укыласы әсәрләрне аеруча җентекләп сайлап алдык, классиклар да керде, төрле елларда язылган әсәрләрдән өзекләр укылды, иң борынгы — 1342 елдан алып (Котб) бүгенге көндә, күптән түгел генә яза башлаган Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен дә әзерләдек», — диде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова.

Ханымнар үзләре, марафонда катнашу — безнең өчен татар телебезне шомартырга, үзебез өчен кайбер әдипләребезне кабат искә төшерергә, аларны укып хозурланырга, башка милләт кешеләрен дә таныштырырга мөмкинлек булды, диләр.

Китапханә җитәкчелеге катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, сертификатлар тапшырды. Марафонда катнашучы татарларның актив һәм күп булуларын билгеләп үтте.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев