Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Казанда «Кырым татарлары тарихы» басмасының өченче томы тәкъдим ителәчәк

Авторлар кырым татарлары тарихының XV–XVIII гасырлардагы төп этапларын реконструкцияләргә тырышкан.

Иртәгә Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Кырым татарлары тарихы» дип аталган 5 нче фәнни басманың өченче томы тәкъдим ителәчәк.

«Басмада Кырым ханлыгының тышкы сәясәте, аның хәрби төзелеше, идарә системасы, хокукый аспектлар, сәнгать, һөнәр һәм авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф һәм башкалар турында мәгълүматлар китерелә. Эш галимнәргә дә, тарихны яратучыларга да кызыклы булырга мөмкин», — дип хәбәр итә Тарих институты.

Авторлар коллективына Кырым ханлыгы тарихының төрле аспектларын белүче Россия, Белоруссия, АКШ, Румыния, Төркия, Украинадан зур фәнни оешмаларының белгечләре дә кергән.

«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар) монографиясен эшләү ике елдан артык дәвам иткән. Язма, археологик, картографик, рәсем чыганакларын комплекслы анализлау нигезендә авторлар кырым татарлары тарихының бу гасырлардагы төп этапларын реконструкцияләргә тырышканнар.

10 февральдә көндезге икегә планлаштырылган чарада институт директоры Радик Салихов, институтның фәнни җитәкчесе Рафаил Хәкимов һәм башкалар катнашуы көтелә.

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев