Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Ильмира АБДРӘХИМ: УГЫЛЛАРЫБЫЗ АНА ТЕЛЛӘРЕН МӨКӘММӘЛ БЕЛӘ

Арча кызы Ильмираның Финляндиягә килен булып төшүенә 12 ел инде. Бу илдә яшәүче татар егете Варол Абдрәхим Казанга бер килүендә бу тыйнак, сөйкемле туташ белән таныша. Яшьләр бер-берсен ошаталар, озакка сузмыйча никах укытып, Ильмираны туйлап алып та китәләр. Юрист кызыбыз бүген Эспо шәһәрендә ире белән ике угыл үстереп ята. Җәйге...

Арча кызы Ильмираның Финляндиягә килен булып төшүенә 12 ел инде. Бу илдә яшәүче татар егете Варол Абдрәхим Казанга бер килүендә бу тыйнак, сөйкемле туташ белән таныша. Яшьләр бер-берсен ошаталар, озакка сузмыйча никах укытып, Ильмираны туйлап алып та китәләр. Юрист кызыбыз бүген Эспо шәһәрендә ире белән ике угыл үстереп ята. Җәйге ялга Арчага кунакка кайткан чагында Ильмира белән җәһәт әңгәмә корып алдык.


- Ильмира, угылларыңа ничә яшь?

- Әнвәргә - 9, Даниярга 5 яшь тулды, икесе дә мәктәптә укыйлар инде. Балаларыбыз өчен инглиз мәктәбен сайладык, анда тест үткәреп кабул итәләр. 5 яшьтән 7 яшькәчә инглиз телен өйрәтәләр, бу уен рәвешендә бара.

- Угылларыгыз туган телне онытмасын өчен нинди чаралар күрәсез?

- Балаларга өч яшь тулганчы алар белән бары тик ана телебездә генә сөйләштек. Аннары бакчага бирдек. Анда башка милләт балаларына фин теле махсус программа белән укытыла. Финляндиядә гаилә катнаш булса (әйтик, ир - фин, хатын - швед милләтеннән), балаларга ике якның да теле махсус программа нигезендә өйрәтелә.

- Һелсинкида татар телен өйрәтүче якшәмбе мәктәбе дә эшли дип беләбез.

- Әйе, якшәмбе мәктәбендә озак еллар инде Хәмидә ханым Чайдам балаларыбызга туган тел дәресләре бирә. Анда тагын имам дин дәресләре үткәрә. Җәй көннәре табигатьнең бик матур җирендә, күл буенда балалар өчен җәйләү оештырыла. Анда чит илләрдәге милләттәшләребез дә балаларын җибәрә. Быел Сергачтан балалар килгән иде, җәмгысе 20ләп бала җыела ел саен. Аларга ана теле, дин өйрәтелә.

- Ильмира, фин дәүләте үзендә яшәүче аз санлы халыкларның телләренә нинди мөнәсәбәттә?

- Бик яхшы мөнәсәбәттә, дияр идем. Балалар бакчага йөри башлагач ук, әти-әниләргә язмача бер мөрәҗәгать тапшырыла. Анда гаиләдә балаларга туган телләрен өйрәтүнең кирәклеге аңлатылган. Чөнки кеше үз ана телен белмәсә, яшүсмерлек чорында, күчеш чорында аның проблемалары килеп чыгарга мөмкин икән, туган телендә сөйләшмәгән кеше үз хисләрен-кичерешләрен аңлый һәм аңлата алмый, диләр психологлар.

- Дин сабаклары укыту ничегрәк тора?

- Беренче сыйныфтан ук балаларыбыз дин дәресләре укый башлады. Олы улымның сыйныфында өч мөселман баласы укый, алар өчен мәгариф департаментыннан махсус укытучы килеп, Ислам дине сабагын биреп китә.

- Бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, балалар туган телләреннән читләшмәдеме?

- Мәктәпләрдә фин теле атнага 5-6 сәгать, инглиз теле дә шул чама укытыла. Шуңа да карамастан, балаларыбыз татарчаны мөкәммәл беләләр. Арчага, дәү әниләренә еш алып кайтабыз, дәү әниләре пешергән бәлешләрне бик яратып ашыйлар. Казанны да бик яраталар, монда гел кайтабыз.

- Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез үзара аралашып яшиме?

- Финляндиядә 800ләп татар яши. Һелсинкида милли үзәгебез дә бар. Аралашып яшибез, Татарстаннан җырчылар да килеп чыга. Татар спектакле яисә концерты булса, безнең өчен бәйрәм инде ул.

- Әйт әле, фин татарларын Казан татарларыннан аерып торучы берәр сыйфат бармы?

- Телне, динне саклау омтылышы фин татарларында бик көчле. Фин татарлары балаларын бик яраталар һәм балалар белән бик ныклап шөгыльләнәләр: музыкага, спортка, башка юнәлешләргә вакытларын да, акчаларын да кызганмыйлар.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев