Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Гармуннар уйнаса, милләт яшәр

Язмамны “Гармуннар уйнаса, милләт яшәр” дип исемләвем очраклы гына түгел. Борын-борынгыдан газиз телебез, милли моңнарыбыз, чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, талкыш-кәләвәләребез кебек гармун да халкыбыздан аерылгысыз яшәгән һәм, шөкер, яши.

Моның шулай икәненә быел 12 март көнне Киров өлкәсенең Вяткополян районы Сосновка шәһәрендә тугызынчы мәртәбә узучы төбәкара “Уйнагыз, гармуннар” фестиваль-конкурсына чакырулы кунак булып баргач, тагын да инандым.

Без барып кергәндә, “Судостроитель” Мәдәният йорты гөр-гөж килә. Бер якта гармунда сыздыралар, бераз түрдәрәк җыр сузалар, икенче якта читекләр тыпырдый. Барысы да аллы-гөлле милли киемнәрдән. Күзләр камаша, күңел җилкенә. Ерак юлда арып килгәннәр дәррәү юкка чыга. Шулай булмый ни! Без генә түгел, Балтач, Арча, Вяткаполян районнарыннан йөздән артык кеше катнаша. Иң кечесенә алты яшь, иң зурысы җитмеш дүрт яшьтә. Балтачтан килгән шул сабыйны күргәч, дәртләнеп-шатланып куйдым. Тальян-баяннар яшьләр кулына күчә икән, димәк, гармун моңнары киләчәккә барачак, милләт яшәячәк!

Конкурс-фестивальнең быелгысы аеруча үзенчәлекле. Ул Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан тамгаланган Россия халыкларының Мәдәни мирасы елы һәм Бөтендөнья татар конгрессының утыз еллыгына багышлап уздырыла.

Татарстан Республикасының Премьер Министры урынбасары, Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Ф. Шакировның котлау-сәламнәрен зал көчле алкышларга күмде. Алкышлар, “афәрин!”нәр гран-прига лаек булган Кукмара район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” Татар халык гармунчылар ансамбленә (җитәкчесе Илгиз Зарипов) Бөтендөнья татар конгрессының кыйммәтле бүләген, Вяткаполян районының Урта Шөн авылы Мәдәният йорты Татар халык гармунчылар ансамбленә (җитәкчесе Альберт Хәлимов) конгресстан бүләк итеп җибәрелгән, үзләре үк “биеп” торучы дүрт пар читекне, Рәхмәт хатлары һәм башка бик тә мәртәбәле бүләкләрне тапшырганда да тынып тормады.

Сүз уңаеннан, Сосновка шәһәрендә дүрт меңнән артык татар яши. Гадәттәгечә, башка милләтләр белән дус-тату – туганнарча. “Судостроитель” Мәдәният йорты да бик үзенчәлекле. Монда дүрт йөз илле бала(!) бию түгәрәгенә йөри. Бөтен шәһәр бии диярсең! Шунлыктан, “Уйнагыз, гармуннар”да Мәдәният йортының “Калинка” үрнәк бию ансамле (җитәкчесе Лариса Исакова) катнашып, татар халык биюен башкаруы гаҗәп тә түгел, сокландыргыч кына!

Бөтендөнья татар конгрессының Вяткаполяндагы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдиновның бер урында тыныч кына басып, утырып тора алмыйча, һәр чыгыш өчен дулкынланып, җан атып торуын күргәч, аеруча шатландым. Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы, уңдырышлы, күркәм нәтиҗәле эше, җыеп әйткәндә, төрле төбәкләрдәге әнә шул Рәүф Хәлим улы кебек җанатар шәхесләр эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.

Милләт язмышына, киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләрнең эресе, вагы юк. Бүгенге вәзгыятьтә бик үк әһәмияте булмаган кебек тоелган чаралар, хәтта тел тибрәтеп, үз телеңдә тәмләп әйтелгән һәрбер сүз дә үтемле. “Кыйбла барлау” шигыремне укыганда тамашачы күзендә ялтырап киткән яшь бөртекләре, телефонга яздырып утыручыларны күргәч, янә куанып куйдым. Кайда гына яшәсә дә, кыйбласын югалтмаган, югалтмый халкым, ул аны һәрдаим барлап, кадерләп саклап тора. Шулай икән, киләчәгебез дә өметле.

 

Шәмсия Җиһангирова

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев