Үзәк ярты ел эшли, ләкин аның ачылу тантанасы пандемиягә бәйле рәвештә кичектерелеп торды.
2021 елның 27 мартында Екатеринбургта Татар мәдәни үзәге рәсми рәвештә ачылды. .
Үзәк ярты елга якын эшли, әмма ачылу тантанасы пандемиягә бәйле рәвештә кичектерелеп торды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Екатеринбург Татар мәдәни үзәге Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы ярдәме белән төзелде. 2021 елның февралендә Татар мәдәни үзәге директоры вазифасына вакытлыча Светлана Гәрәева сайланды, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев