Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Язучылар берлегеннән - бишәү!

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Г. Тукай ис. дәүләт премиясенә биш язучыны тәкъдим итә.

Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада премиягә былтыр дәгъва иткәннәр дә, яңа исемнәр дә булган. Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәехне укучыларыбыз белә булыр.

Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.

Ләкин кандидатлар моның белән генә бетте дигән сүз түгел. Язучылар берлегендә яклау тапмаган һәр әдип теге яки бу оешма тәкъдиме белән премия өчен көрәшә ала. Язучылар берлегенең беренчел 15 кандидатурасы исемлегенә кермәгән авторлар да пәйда булачак кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев