Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

«Хозур ТВ» телеканалы Россиядә үз тапшыруларының географиясен киңәйтә

Интернет һәм кабельле челтәрләрдә тапшырулар алып баручы «Хозур ТВ» телеканалы мөселман телевидениесе Россиядә үз тапшыруларының географиясен киңәйтүне дәвам итә.

15 апрельдән бу мөселман телеканалын Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр карый ала башлады. Моны раслаучы килешү "Хозур" нәшрият йорты һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында имзаланды.

Бүгенге көндә "Хозур ТВ" каналы Россия Федерациясендәге 13 төбәкнең – Татарстан, Башкортостан, Мәскәү өлкәсе, Севастополь, Дагыстан, Чувашия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Тында (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсе, Пенза өлкәсенең кабель челтәрләрендә, хәзер инде 755 нче төймәдә Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә дә күрсәтелә.  

"Хозур ТВ" – Россиядә рус һәм татар телләрендә тәүлек әйләнәсе дини программалар тапшыру концепциясен тормышка ашырган мөселман телевидениесе. Телеканал эшчәнлеге асоциаль күренешләрдән һәм радикаль карашлардан азат булган имин мәгълүмат киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программалар мәгърифәтчелек һәм белем бирү максатыннан чыгып әзерләнә. Тапшыруларда катлаулы сорауларга тәфсилле һәм фәһемле җаваплар бирелә.  Каналда белемнәрне гамәлдә куллануга корылган,  белем бирү һәм буш вакытны файдалы итеп уздыруга багышланган, кешелек кыйммәтләре һәм рухият, үз кыйблаңны табуга багышланган программалар күрсәтелә.

Эфирда узган елда “Хозур ТВ”ның 200 дән артык үзе әзерләгән программалары, шулай ук Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләре теле-, радиокомпанияләренең нәфис фильмнары, сериаллары, кызыклы һәм балалар өчен программалар тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, "Хозур ТВ" мөселман телеканалын интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагыннан шушы сылтама белән кереп карарга мөмкин.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев